Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 17

Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
«Давыл аны ярга чыгарып аткан…»

Оглавление

Давыл аны ярга чыгарып аткан,

Ләмгә баткан, сынган мачтасы.

Нигә әле, ул корабны күргәч,

Туган нигез искә төште соң?..


Әти үлгәч (җанны телеп узган

Хәсрәтле моң әле дә өзелми),

Бер мачтасы сынган кораб кебек

Боек калган иде безнең өй.


Яшьлегем тугае

Подняться наверх