Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 18
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
ДЕЖНЁВ БОРЫНЫН УЗГАНДА
ОглавлениеКораб боз кием киенеп,
Тимер күкрәген киереп,
Илтифатсыз бара бирә –
Боз диңгезен яра бирә,
Үзе һаман, сузып-сузып, гудок бирә:
«Сагынгансың, әйдә, Семён, кайтыйк өйгә!»
Яр буенда ялгыз кабер,
Мәңге саклый аны хәтер…
Шауламый су,
Җил түгел бу –
Курку белмәс ир сүзләре:
«Минем өем – Россиянең диңгезләре…»
Пароходлар, сузып-сузып, гудок бирә,
Монда, никтер, күзгә һаман яшьләр килә.