Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 21

Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
ШӘФӘКЪ

Оглавление

Шыпырт кына сөйләшәләр дулкыннар,

Көне буе дулап йөргән җил тынган.

Күренми ни акчарлаклар, ни балык,

Кичке диңгез нидер көтә, шомланып.


Тоныклану белән нурлар балкышы,

Мәгъруранә канат җилпи төн кошы.

Күкне каплап оча офыкка таба,

Ефәк болытларга кинәт ут каба.


Уй-гамь иңә, моң иңә көләч көнгә,

Ычкына да алтын җепләрдән менә,

Өзелгәндәй өлгереп алсу алма,

Бата кояш, күмелә дулкыннарга.


Яшьлегем тугае

Подняться наверх