Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 19
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
«Ялгыз йөрүе дә кызык…»
ОглавлениеЯлгыз йөрүе дә кызык
Кайчагында дөньяда.
Кул тимәгән, кер тимәгән, –
Дөнья гүя өр-яңа.
Яңа атау ачучыдай,
Дулкынланып, ашкынып
Атлыйсың диңгез ярыннан,
Офык серле, кич дымык.
Бер ягыңда – чиксез дәрья,
Бер ягыңда – таш-таулар.
Бардыр әле бу җиһанда
Ачылмаган атаулар.
Гүя кемдер дәшә… һәр кич
Ашкынып юлга чыгам.
Мин ачасы бер пакь атау
Йә саф йөрәк бар сыман.