Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 9
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
КОЮ ЦЕХЫНДА
ОглавлениеТимер тавышы бөтен җирдә,
Тимер кебек кызган һава.
Утлар чәчри, ялкын бии,
Тимер очкыннары ява.
Бар нәрсәгә көче җиткән
Мифик Алла, титан төсле, –
Яраткан да тимер дөнья
Тик елмаеп тора кеше.