Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 24
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
ТӨНЬЯК БАЛКЫШЫ
ОглавлениеДиңгез, никтер, уйга талган,
Дөм кара төн.
Мачталарын шыгырдатмый
Җил корабның.
Күзне камаштырып кинәт
Күк читендә
Уйный башлый сихри балкыш,
Төн чигенә.
Җем-җем, гөлт-гөлт,
Зәңгәр,
яшел,
кызыл,
сары…
Гүя анда бар илләрнең
Байраклары…
Байраклары белән шулай
Җилфер-җилфер,
Илләр, бәлки, берсен берсе
Сәламлидер.
Континентлар бер-берсенә
Бирәдер кул,
Чыгып, тынычлык кояшы
Сибәдер нур…