Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 28

Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
ДИҢГЕЗ
(Яһүдчәдән)

Оглавление

Бер бит шигырем суга төште минем,

Йөргән чакта диңгез яры буйлап.

Зәңгәр язуларны юып алгач,

Зәңгәрләнде диңгез гүя ныграк.


Түзәлмәдем, дәштем диңгезгә мин,

Хәсрәтләнеп, телгәләнеп бәгърем:

«Нигә соң ул бөек тирәнлеккә,

Нигә соң ул? Бир, кире бир шигырем!»


Чайкалды да әкияттәге сыман

Төсен бозды зәңгәр киңлек менә.

«Мин музыка язам, – диде диңгез, –

Юләр малай, синең сүзләреңә».


Яшьлегем тугае

Подняться наверх