Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 37

Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
«Әни кайгырганын күрсәм…»

Оглавление

Әни кайгырганын күрсәм,

Тормышымда калмый бер ямь:

«Ах, нишләрмен картаеп, дим,

Мин дә шулай боегып йөрсәм?..»

Әгәр дә ул елмайса бер,

Рәхәтләнеп китә күңел:

«Елмаер, дип, үз картлыгым», –

Сөенә-сөенә уйлыйм мин гел.


Яшьлегем тугае

Подняться наверх