Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 39
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
КЫЗЫК ХӘЛ
ОглавлениеҺәрбер якның була юләре,
Бездә дә бар иде бер юләр.
Үлгәч тә бит алар хакында
Кызык хәлләр сөйләп йөриләр.
Ачлык елны, әйтсәк бабайча,
Муены гына аска килгере –
Акбай атлы безнең ана эт
Алты йомры бала китерде.
Әниләрен имгәч, аунатып,
Көчекләрнең бәхет түгәрәк.
Алтысы да мамык туп кебек,
Алтысы да үсә, тәгәрәп.
Без, малайлар, карап шуларга
Онытабыз хәтта ачлыкны.
Кырыс бабай гына алардан
Аерырга безне ашыкты.
Каш астыннан йөртеп күзләрен:
«Үсә, диде, артык тамаклар.
Башларына җитәр боларның,