Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 27
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
ЧУКОТКА
ОглавлениеОфыклар чал,
Болытлар чал,
Чал диңгез яры.
Көтә безне
Карлы-бозлы
Төньяк причалы.
Бозваткычсыз
Җибәрми боз
Корабны ярга.
Туза карлар,
Бозваткычлар
Безгә юл яра…
Бала-чага
Ярга чаба,
Бар да ак туннан.
Карап тора
Боланнар да
Һәйкәлләр сыман.
И шыгырдый,
Нидер җырлый
Баскан саен кар.
Сагындырган
Карлы урам,
Нәзек каеннар.
Якты йөзләр,
Якты күзләр
Карый һәр яктан.
Бозлар сарган
Шушы ярдан
Башлана Ватан.