Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 26

Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
«Килгән идем, төнлә торып…»

Оглавление

Килгән идем, төнлә торып,

Диңгез каршына.

Күзем төште ярда ялгыз

Кабер ташына.

Диңгезчеме йоклый монда,

Бер мосафирмы? –

Мамык кебек җиңел томан

Каплады җирне.

Сөю утларында янган

Берәр гашыйкмы? –

Чал дулкыннар, нидер сөйләп,

Ярга ашыкты.

Юлбасар, йә хыянәтче

Ятамы монда? –

Ай кызарып кереп посты

Таулар артына.

Изге яуда һәлак булган

Яшь бер батырмы? –

Сискәндереп диңгез төнен,

Йолдыз атылды.


Яшьлегем тугае

Подняться наверх