Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 29
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
ДИҢГЕЗЧЕ АБЫЙГА
ОглавлениеБер анадан туып, бергә үстек,
Бер сыныкны бүлеп ашадык.
Бер чишмәгә ятып сулар эчтек,
Бергә дөнья гизә башладык.
Җиңелен сайлап күтәрмәдек йөкнең –
Үпкәләмәс туган ил безгә.
Иген иктек җирдә, көтү көттек,
Зур кораблар йөрттек диңгездә.
Кеше бәхетеннән көнләшмәдек,
Табынмадык малга, акчага.
Кайгы килсә, тешне кысып түздек,
Эндәшмәдек, йөрәк янса да.
Сагынырлар әле безне таулар –
Таулардай хөр, горур яшәдек.
Баш очында безнең каен шаулар,
Чирәм чыгар язын, яшәреп.