Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 30
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
СЕҢЕЛЕМ МАРИНА
(Новелла)
ОглавлениеI
Мачталар тын гына тирбәлә,
Офыкта күк томан – Җир мәллә?..
Су өсте яп-якты – көзгедәй.
Яшәреп каршылый безне җәй.
Онытылган зилзилә, давыллар,
Онытылган талчыгу, арулар.
Күп көннәр диңгездә үткәреп,
Рәхәт соң, и, кайтып барулар.
Каршыда туган ил ярлары.
– Күк томан шул микән, карале?
Җил… Күзләр яшь белән каплана,
– Шул! – диләр, һәммәсе шатлана.
…Шаулы порт. Музыка. Чәчәкле
Болын күк яр буе… И, халык!
Хуш исле җәй җиле туй иткән
Җиһанга туймыйбыз сокланып…
Кемнәрнең кемнәре килгәнен
Өлгерми калдык без карап та,
Күбәләк шикелле җилфердәп
Килеп тә мендең син корабка.
Берсүзсез әтиең куенына
Атылдың, Марина, туп кебек.
«Сагынган!» – диделәр дулкыннар,
Кояшлы ярларга бәрелеп.
Су буйлап таралды кайтаваз:
«Сагындым, сагындым, сагындым!»
Һоп итеп чөйгәндә әтиең,
Син аңа дулкындай сарылдың…
Чәчәкләр бәйләме шикелле
Балкыдың әтиең кулында.
Ә кайда, Марина, әниең,
Нигә соң күренми ул монда?..
…Марина, Марина сеңелем,
Нигәдер сагышлы күңелем.
Урамда кыш инде, Марина,
Һәр агач, һәр куак кар инде,
Ак диңгез шикелле һәр тараф,
Тик җансыз бу диңгез, битараф.
Дулкыннар сарылмый дулкынга,
Киң сулар агышы юк монда…
Бу диңгез турында сөйләмим,
Сөйләмим мин сиңа, ярыймы?!
Чын диңгез буенда күргәндәй
Булам мин сине гел, Марина.
Бәллүр яр өстендә торасың,
Ефәк җил туздыра толымың.
Керфекләр урманы яшерәлми –
Күзләрең мөлдерәмә тулы моң…
Ә монысын, юк, сиңа сөйләмим,
Кырларга сөйлим мин, Марина.
Ә монысын, юк, сиңа сөйләмим,
Карларга сөйлим мин, Марина.
II
…Ике нур берләшсә күзләрдә,
Гашыйклар тынгылык белмиләр.
Сайрыйлар сандугач булып та,
Күгәрчен булып та гөрлиләр.
Ике нур берләшсә күзләрдә,
Йөрәкләр һичсүзсез берләшә.
Янгын да күкләргә аша ич,
Ике ут кушылып дөрләсә.
Аннан соң алар гел бергәләп
Кинода, кафеда, кичәдә.
Аерылмас шикелле алар һич,
Иң хәтәр җилләрең иссә дә.
Аларның йөз шатлык, мең шатлык,
Аларга мәңге җәй, мәңге яз.
Яшьлекнең хыялый күгендә
Көн балкый, төн балкый ай-кояш.
Ә аннан табигать саргая…
…Чү, нигә елый бу кыз бала?
Ни юмарт, кодрәтле табигать
Гөлләрдән ник назын кызгана?
Ни кайнар, ни көчле мәхәббәт,
Сине дә, ахрысы, җиңә көз?
…Әй икәү, туктагыз, көз үтәр…
Сабыйны бәхетсез итмәгез.
Көз килә, яңгырлы, җилле көз,
Болытлар, болытлар агыла.
Тәрәзә төбендә кыз бала –
Кемнедер юксына, сагына.
Нигә соң аңа бу чит әти? –
Исән ич аның үз әтисе.
Кайтыр бер, кайтыр ла. Бүлмәгә
Җәелер суүсем, ләм исе…
Әнә ич кайтты да… Ах, ләкин
Тагын шул кырыс ир ишектә,
Ярата шикелле. Тик аңа
Күнегеп булмый шул ничек тә.
Бик сәер. Имеш, үз әтисе
Белмәгән иркәләү, назлаулар.
Аның бар хыялы, бар уе
Булган тик диңгез һәм ерак яр.
Әнисе шулай ди: «Ул куркак,
Курыккан җирдәге хезмәттән.
Качкан ул тыныч, мул тормыштан,
Качкан ул ләззәттән, рәхәттән…»
Зур көзге, бизәкле келәмнәр…
Әтисе чит күргән шуларны.
Ак рамга баш куеп уйлый кыз,
Хәтере томанлы, томанлы.
Әтисе муенына сарылып
Гизә ул менә яр буйларын.
Ә диңгез уфтана, чайкала –
Кемгәдер сөйли күк аһ-зарын.
Җил улый, шашынып. Ә күктә
Болытлар кигәннәр ут кием…
Күк шартлап ярылды урталай,
«Куркам мин, куркам, дим, әтием!»
Күзләре очрашты… Юк ла, юк,
Әтисе тамчы да курыкмый ич…
Ул күзләр һаман да хәтердә,
Онытылмый, онытылмый алар һич.
Шул күзләр ярата белмиме,
Нидәндер куркамы шул күзләр?..
Кыз күрә: инде кич. Тик бүген
Соңлады нишләптер йолдызлар.
III
Давыллар турында сөйләче,
Дисең син һәрвакыт, Марина.
Сөйләсәм, хәтердә океанның
Хәвефле бер төне бар инде…
…Эфирда радистлар тавышы:
«Ишеттек, «51», барабыз,
Ишеттек, барабыз ярдәмгә,
Ничек тә түзәргә карагыз!»
Дулкыннар иркендә калмаса,
«51» бик түзәр иде лә;
Ләкин ул – яралы кош бүген,
Бүген ул һәлакәт чигендә.
Түзәр ул, түзәр ул, әгәр дә
Ярсыган океан-алпамша,
Йомычка шикелле бөтереп,
Кыяга чыгарып атмаса.
Җил куа корабны. Каршыда
Гыйфриттәй таш кыя… дөм кара.
Якорь да туктата алмады –
Ара гел кыскара, кыскара.
Караңгы шом баскан корабны,
Моторлар тавышсыз һаман да.
Ә давыл кыса да кыса гел
Корабны кочаклап алган да.
…Пояслар киелгән. Көймәләр
Чайкалып төшәләр түбәнгә.
Көймәдә нишләрләр кешеләр,
Тау кадәр дулкыннар килгәндә?!
«Көймәгә, һәммәгез көймәгә!» –
Капитан әмере шушындый.
…Кемнәр ул ишетми әмерне,
Кем анда әмергә буйсынмый?!
Әйтерсең янамый аларга
Караңгы таш кыя, кара төн. –
Бозлы су эчендә теш кысып,
Ярасын бәйлиләр корабның.
…Өмет юк, өмет юк, өмет юк!..
Җаннарны өшетә бу тавыш.
«Һәммәгез көймәгә! Өмет юк…»
Өмет юк, бар ләкин ышаныч,
Ә кыя зурая, үсә гел,
Каплый ул каралып күз алдын.
Аерылу бик читен корабтан,
Тик инде соңгы чик… Кузгалдык…
Өметләр өзелеп, беренче
Көймәләр кузгалды, дигәндә –
Корабның йөрәге дөп тә дөп,
Дөп тә дөп тотынды тибәргә…
Онытылмый… гомернең шундый бер
Киеренке минуты бар иде…
Корабка җан керткән диңгезче
Әтиең иде ул, Марина.
Сүземнең азагын табалмыйм…
Йә, бетте, Марина, тәмамлыйм.
Әниең, билгеле, хаклыдыр,
Әниең, билгеле, яхшыдыр…
Хушлашкан чагында, Марина,
Мине дә тыңла син, ярыймы.
…Диңгездә әтиең янында
Синең дә рәсемең тирбәлә.
Син аңа җылылык бирәсең
Иң зәһәр, иң салкын җилләрдә.
Сиздерми беркемгә. Кешедән
Яшерен сагына ул сине.
Төшендә саташып чакыру,
Исемең кабатлау дисеңме…
…Сөйләсәм, әйтсәм дә ни генә,
Аның бар шатлыгы син генә.
Син аны онытма, күңелен тап —
Язып сал, Марина, сәлам-хат.
Адресы аның шул инде гел:
Камчатка, «Акчарлак-51».