Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 36

Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
МӨСӘВИР

Оглавление

Авылдашым Мөсәвир Гаттаров истәлегенә

Ни өчедер төнлә кинәт

Уянып,

Тын бүлмәдә яткан чакта

Уйланып,

Күз алдыма килеп бастың,

Мөсәвир.

Мине басуларга дәштең,

Мөсәвир.

Болыннарга дәштең мине,

Кул изәп.

Өзелә лә искә төшкәч,

Ах, үзәк.

Сагынуларымны минем сиңа

Кем сөйләр?..

Сине хәзер җир йөзендә

Юк диләр.

Ышанмыйм мин бу хәбәргә,

Ялгандыр.

Күк айгырың сусап кына

Калгандыр.

Су бирергә айгырыңа

(Мин беләм)

Кайтырсың син, җырлый-җырлый,

Таң белән.

Кайтырсың син, урамнарга

Ямь биреп.

Син гел юлда, арыйсыңдыр

Юл йөреп…

Бала гына дисәләр, син

Кимсенгән.

Унөч яшьтән егет булып

Җир сөргән.

Итагатьле, йомшак җанлы,

Эшчән ир.

Юлга чыксаң, чын юлдаш син,

Мөсәвир.

Һәрбер атның холкын яхшы

Беләсең.

Төшләремә гел ат белән

Керәсең…

Җир йөзендә син юк диләр –

Ышанмыйм.

Сине һаман юлда килеш

Күрәм мин…


Яшьлегем тугае

Подняться наверх