Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 35
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
«Туган авылыма кайтам да мин…»
ОглавлениеТуган авылыма кайтам да мин
Тау буена киләм.
Балачакта биек иде таулар,
Хәзер инде иңгән.
Таулар хәлсезләнгән,
Таулар иңгән…
Аңлый алмыйм нидән?..
Һаман горур, һаман биек булып
Шаулый ялгыз имән…
Ботаклары аның элеккечә
Болытларга тигән.