Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 33

Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
«Күңелемдә яши бер хатирә…»

Оглавление

Күңелемдә яши бер хатирә,

Яңа тулган айдай яп-якты.

Яңа җирдән яңа фатир алгач,

Сандугачлар сайрап уятты.


Ашыга-ашыга тордым урынымнан,

Киереп ачтым балкон ишеген…

Сандугачлар күптән сайрый бугай,

Мин чыкканмын, ахры, кичегеп.


Үкенечле уйлар тулды җанга,

Бар тирә-як моңсу эңгердә…

Сандугачлар, мондый җырыгызны

Ишетмәгән идем мин бер дә.


Күпме еллар үткән, белмәгәнмен,

Ахрысы, мин гамьсез бер кеше…

Уйлап йөри идем, сандугачлар

Сайрыйлар дип ел да бертөсле.


Утыз тугызынчы кварталда

Уч төпкәе чаклы әрәмә

Пышылдады: «Сандугачлы еллар

Уза кайчак шулай әрәмгә…»


…Әрәмәгә бульдозерлар керде;

Ә табигать йоклый һаман да.

«Җуйма, диеп, сандугачларыңны!» –

Кычкырасым килде Казанга.


Яшьлегем тугае

Подняться наверх