Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 25

Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
АЛЯСКА

Оглавление

Алясканы 1867 елда патша хөкүмәте Америкага сата

Кургаш офыклар

Күзне талдыра.

Бөтен тирә-як

Боз да кар гына.

Моңаеп кына

Кайчаннан бирле

Озата безне

Аляска җире.

Булгандыр монда

Юллар бик авыр.

Кыскандыр бозлар,

Купкандыр давыл…

Кемдер эзләгән

Дөнья читеннән.

Кемдер табалмый

Кире чигенгән.

Кемдер адашып,

Кем туңып үлгән.

Эзләрен салкын

Бураннар күмгән.

Кемдер эзләгән,

Һәм… Кемдер тапкан.

Аның шатлыгын

Кемнәрдер саткан…


Яшьлегем тугае

Подняться наверх