Читать книгу Яшьлегем тугае - Фаиль Шафигуллин - Страница 38
Давыл кичкәндә
«Дулкынга дулкын» китабыннан
(1970 – 1977)
ҖИДЕГӘН
ОглавлениеҖан дуслар да түгел идек инде алай,
Уйнап үстек бер урамда җиде малай.
Төнге күккә карау белән төшә искә,
Җидегән йолдыз күргән идек без бер кичтә.
Җидебезгә – җиде йолдыз, җиде шатлык,
Кош тоткандай, зәңгәр сукмак буйлап чаптык.
Җилләр ефәк, таулар көмеш, офыклар ал,
Һич кайгы юк… Баш очында җиде хыял!
…Җиде хыял еракларга дәшкән чакта
Чыгып киттек җиде егет җиде якка.
Җиде егет җиде җирдә хәзер, бакчы:
Кайсы шахтёр, кайсы шофёр, кайсы ташчы.
Кемдер кайтты туган йортка, ә кемнәрдер,
Тормыш корып, еракларда итә гомер.
Ялгыша да кайсыбыздыр кайчагында,
Адаша да кайсыбыздыр кайчагында,
Беребез дә калмый ләкин җирдә ялгыз –
Баш очында янган чакта җиде йолдыз.