Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 11

I
…гә

Оглавление

Бетсен яклау азгынлыкларны,

Явызларга таҗлар калканмы?

Бүтән лира – ахмак җырчылар

Мактасыннар, әйдә, аларны.


Сөрелүеңне туган яклардан

Хөрлек итеп, җырчы, син мактан.

Яшь чактан ук сиңа табигать

Бүләк иткән бөек җан һәм дәрт.


Мәгърур башың имәдең аңа,

Явызлыкны күрсәң каршыңда;

Җырладың син ирек җырларын

Котырынган тиран алдында.


Куркып тик мәңгелек хөкемнән,

Шүрләмәдең җирдә беркемнән.

Золым, җәза күкрәп торганда,

Синең җырлау бушка булмады –

Ил дәһшәттә чын җыр тыңлады…


Каеннар сары иде

Подняться наверх