Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 3
I
ГОМЕРЕМ ЮЛЫ
ОглавлениеЗирәк илем, кыю, чая илем,
Сиңа бит бер сүзем бар минем, –
Йә үлемемдә шуны, йә теремдә
Искә ал идең:
Һәр эшне мин
Башкардым тик бары
Синең өчен кирәккә күрә.
Кирәк төштә утка-суга кердем
Бата-чума һәм яна-көя.
Йөрәгемне, илем,
Кул кылмаган
Саф рәхмәтең синең иркәли.
Дулкынланып шулай, канатланып
Үтеп барам гомер үтәли.
Һәлакәтләр юлда очрый калса,
Кирәк булса корбан булуым,
Дөнья сиңа әйтә алыр, илем:
– Үзең кебек иде бу улың!
Сиңа, илем, антым бу минем.
Мин тик шуны әйтмәкче идем.
1956