Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 20
I
БӘХИЛЛӘРЛЕК
ОглавлениеКүңелледер сезнең гомер,
Исән аналар:
Сокланырлык, бәхилләрлек
Сезнең балалар.
Тап төшмәде сезнең нурлы
Сабыр йөзләргә;
Намус һәм җан – безнең өчен
Икесе бер нәрсә.
Алар бар да үзегез кебек
Гади үзләре,
Бөек, ләкин бәхилләрлек
Барлык эшләре.
Бүген инде көннәр тыныч,
Төннәр бәласез;
Кайтканнарның яшен сөртеп
Үбә аласыз:
«Бәхил, бәхил, и бәбкәем,
Күгәрченем», – дип…
Исән булсаң, син дә, әни,
Үбәр идең бит.
1954