Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 16
I
«Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк…»
ОглавлениеОчрашкан юк, күреп сөйләшкән юк.
Хатларың да килми күптәннән.
Күңелемнең ике ярын бары
Тоташтырып тора үткәннәр.
Үткәннәрем, зәңгәр хыял булып,
Йөрәгемдә һаман саклана,
Гомер үткән саен матурлана,
Кадерләнә бара, сафлана…
1951