Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 15

I
«Талгын гына искән җилләр…»

Оглавление

Талгын гына искән җилләр

Гөлләр исен китерде:

Чәчәкләрдән күбәләккә

Сәлам дигән шикелле.


Әйтә җилләр күбәләккә

Чәчәкләрнең кайдасын.

Күбәләккә – җил хәбәрче,

Миңа хәбәр кайда соң?


Түм-түгәрәк Җир шарында

Бар да түгәрәк түгел.

Минем дә бер чәчкәм бар да,

Җаным күбәләк түгел.


1951

Каеннар сары иде

Подняться наверх