Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 4
I
«Иске көнгә, нәләт төшкерегә…»
ОглавлениеИске көнгә, нәләт төшкерегә,
Ни дисәң дә аңа аз сыман:
Мин каралып беттем ул тормышта
Сусыз җирдә үскән каз сыман.
Карт-корылар әйтә торган иде:
«Кырыктан соң акыл утыра…»
Акыл микән? Кырык аръягында –
Анда картлык көтеп утыра.
Мин «калошка утырмыйча гына»
Утырмакчы идем акылга,
Эшнең алай барып чыкмаслыгын
Аңлаттылар миңа – факырга…
1937