Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 19

I
«Юллар, юллар… Үлек тулы юллар…»

Оглавление

Юллар, юллар… Үлек тулы юллар…

Себер ягына табан илтәләр…

Ә уйларым минем бу юлларның

Очына ук барып җитәләр.


Поп җиләне кигән яшь буржуа,

Бата-чума илләр канына,

Мәет түшәп, юллар салдыра ул

Азиядәге «Элдорадо»га…


Бу якта да тиран томалаган

Ирекләрен милли илләрнең

Мономахлар бүреген хәтерләткән

Гөмбәзләре белән чиркәүнең.


Кистән белән яньчеп илләр башын,

Мәет түшәп, юллар салдыра;

Миссионердан тәре, спирт белән

Юл ярдыра «Элдорадо»га…


Каеннар сары иде

Подняться наверх