Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 6

I
НИ КӨТӘ СИНЕ ЯКЫНДА?

Оглавление

Бу төштә яңа кеше син,

Сизенми әле башың,

(Чәчләре генә әлегә

Кырылган бары аның).


Сизенми әле синең баш

Ни көтә алда тагы.

Мондагы сагыш!.. Туганкай,

Үлчәрлек димсең аны?!


Бу сәер хәлләр, янәсе,

Вакытлы язмыш кына.

«Зэк» дип аталуы да

Очраклы ялгыш кына,


Бер иптәш синең «эш»еңне

Тикшерә җайлап кына,

Бәланең әле баласын –

Иң вагын сайлап кына…


Сизенми әле синең баш:

Ни көтә алда аны.

Тик чәче генә фәкыйрьнең

Кыркылган әле бары…


Каеннар сары иде

Подняться наверх