Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 14

I
«Сабыр буламы соң сагыш…»

Оглавление

Сабыр буламы соң сагыш

Сугыш барышларында,

Хәтта дала төненнән моң

Караңгырак чагында?

«Килер бер көн, кайтырбыз», – дип

Көтимме дә көтимме?..

Сагынуларны, сәламнәрне

Җилгә бүләк итимме,

Әллә фәкать йөрәгемдә,

Йөрәк белән бергә шулай

Җиргә-гүргә илтимме?


1951

Каеннар сары иде

Подняться наверх