Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 5

I
«Алтын куллы халык булсаң да, син…»

Оглавление

Алтын куллы халык булсаң да, син

Бәхет йөзе күрә алмадың.

Эткә ыргытылган сөяк кебек,

Аяк асларында аунадың.


Кеше булып туган булсаң да, син

Кеше төсле яши алмадың.

Тирмәләрдә, мәчет идәнендә,

Баяр җирләрендә аунадың.


Парахудта – багаж арасында,

Тимер юлда – сәке астында,

Төрмәсендә бары түр башында

Урын бирде сиңа бу дөнья.


…Сан ягыннан байтак булсак та, без

Сансыз халык идек Рәсәйдә.


1937

Каеннар сары иде

Подняться наверх