Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 17

I
«Моңлы кәккүкләрең, киек казың…»

Оглавление

Моңлы кәккүкләрең, киек казың.

Чәчәкләрең йөзе зар гына…

Күңелләрем төннәр үткән саен

Җилпенәләр туган ягыма.


Туган туфракларым кире тарта,

Хәбәр килсә иде кайтырга! –

«Сандугачым…», «Агыйделкәй…» диеп,

Сагышларны көйләп тартырга.


Җырлар алар – тарихы да илнең,

Байрагы да тормыш юлында:

Оран салып, җыеп торган халкын,

Чакыру булып һәрбер буынга.


1951

Каеннар сары иде

Подняться наверх