Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 8
I
«Берәү – бите тәтине…»
ОглавлениеБерәү – бите тәтине,
Берәү – нәни тәпине,
Берәү исә сөя ярның
Кайсы иң дә… әпиле.
Берәү сөя маллыны,
Берәү сөя данлыны.
Асыл кеше сөя бары
Җаны гүзәл җанлыны.
Берәү малга өйләнә,
Берәү данга өйләнә.
Йа Илаһи, безләрне дә
Шундый бәндә әйләмә!..
1948