Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 66

Шигырьләр
Кайтмый калмый

Оглавление

Чәчелгән, сибелгән татар,

Яфраклар очкан сыман

Таралган, туган якларын

Калдырган кошлар сыман.

Кошлар кайта, язлар җиткәч –

Күңелле безнең яклар!

Кошлар кебек сайрашырга

Кайта безгә кунаклар.


Кайчагында сагышлардан

Нечкәрсә күңелләре,

Өздереп җырлап җибәрә

Моңлы татар көйләрен.

Шунда ул туган якларын

Төшерә уйларына:

Йөргәндәй була Камада,

Агыйдел буйларында…


Телләргә, яңа җирләргә

Күнегә сабыр гына:

Ямьле булса да торган җир,

Туган җир сагындыра!

Кайта ул, кайтмый калалмый

Ризыгын бер татырга,

Гөрләшеп туган телендә

Эчләрен бушатырга.


1972

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх