Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 78
Шигырьләр
Сиңа карап
ОглавлениеСин салкында җылы кояш төсле,
Эссе көндә – җилдәй җиләс син.
Көзге урманымны бизәп торган
Зифа буйлы янар миләш син.
Венерадай коеп җуйган сының –
Бер каравы сиңа бер гомер…
Аһ, бу күзләр, синең гүзәллеккә
Сокланудан туяр микән бер!
Тирә-якта җимеш агачлары,
Урман, болын, Идел сулары…
Күзләремә матур күрсәтәсең
Тик син генә бизәп шуларны.
Чибәрләр азмыни бу дөньяда:
Тирә-юньдә, күрше-күләндә…
Юк булалар ләкин алар кинәт,
Синең сының алга килгәндә.
Димәк, синдә мин эзләгән җәүһәр,
Миңа кирәк җырның кыллары…
Сиңа карап җанның яшәргәне,
Флейтадай уйнап торганы!
1972