Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 83

Шигырьләр
Нигә, нигә?

Оглавление

Элекке Саласпилс концлагеренда

Саласпилста җир каралган каннан…

Метрономда йөз мең йөрәк тибә22:

«Нигә генә тудык без анадан?

Үтерделәр безне нигә, нигә?..»


Түшен япкан ялангач кыз бала,

Оятыннан батар иде җиргә!..

Дерелдиләр аның иреннәре:

«Кимсеттеләр болай нигә, нигә?..»


Өзгәләнеп елый бер нарасый,

Башкалары кушыла шул бәбигә:

«Әнкәй, әнкәй, җылы кочагыңнан

Аердылар безне нигә, нигә?..»


Сөякләрдән үскән таш һәйкәлләр

Басып тора сыкрап яткан җирдә,

Эндәшәләр алар исәннәргә:

«Үтерделәр безне нигә, нигә?..»


«Онытмагыз моны!» – ди манзара,

Туфрак җанлы, баскан саен иңә…

Һәр тарафтан пышылдыйлар өннәр:

«Үтерделәр безне нигә, нигә?..»


1973

22

Рига янындагы Саласпилс лагеренда йөз мең кеше һәлак булган.

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх