Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 76
Шигырьләр
Гомер-гомергә
ОглавлениеКол Галиләр, Сараилар
Телен уйнаткан,
Юаткан, уйлар уйлаткан,
Дәртләр уяткан,
Кичергән баштан күп хәлләр,
Күп хадисәләр…
Шундый телне, тартынмыйча,
Бетә дисәләр, –
Мин ышанмам, туган телем!
Гомер-гомергә
Газиз халкым белән җирдә
Яшәрсең бергә!
Синең аша Сәгъди, Хәйям,
Хафизлар сазы
Чыңлады татар халкына
Тагын да назлы.
Русча Пушкин шигыре безгә
Булса гөл төсле,
Татарча ул гөл тагын да
Ачыла төште.
Тел ул – халык хәзинәсе,
Бай да, тирән дә!
Шул телгә тел тидергәннәр
Йөри тирәмдә.
Юк, ышанмыйм мин аларга,
Уйлары керле!
Булган телем, булыр телем
Озын гомерле!
1972
21
«Учак иясе, кабилә башлыгы, аксакал» дигән сүз.