Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 79
Шигырьләр
Талпыну
ОглавлениеИнде син дә, Нури, калдыңмыни
Үз бусагаң төбен таптарга:
Үз хәләлең кабул иткәнне дә
Бәхет санап йөрер чакларга?!
И, кайда ул каш астыннан карап
Өзгәләнеп торган сылулар?!
Мин тыйнак та, тәкәббер дә идем, –
Шуңа җәза микән соң болар?..
Картлык мине тәкъва бер абзыйга
Әйләндермәк була…
Качарга! –
Тузып беткән гадәт читлегендә
Мөмкинмени сайрап яшәргә!
Әйткән әйтсен әйдә «Аякларың
Берсе җирдә, берсе гүрдә»не.
Миңа кыйммәт хисләр азатлыгы,
Сандугачның сайрап үлгәне!
1972