Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 65

Шигырьләр
Алиһә

Оглавление

Ак мендәргә башын куеп яткан,

Ә гәүдәсе ярым ялангач…

Матурлыгын кая яшерсен ул,

Чын алиһә булып яралгач?!


Әйтерсең лә Мелос Венерасын

Кемдер куйган шулай яткырып,

Тәрәзәдән төшкән ай нурында

Үзе балкый айдай яктырып.


Җан өргәннәр кемнәр бу һәйкәлгә,

Ак мәрмәрдән коеп тәннәрен?! –

Мөмкин түгел мондый гали затка

Әверелүе гади бәндәнең!


Бу – алиһә ята минем алда!

Бу – чын сәнгать, иҗат тудырган.

Мин – хыялый рәссам, үз бәхтенә

Гарык булып, алҗып утырган…


Шулай гына карап утыру да

Нинди бәхет, нинди тантана!

Сөям генәме соң мин бу җанны?

Юк! Гыйбадәт кылам мин аңа!


Ай нурында айдай балкып ята

Ак алиһә ап-ак мендәрдә…

Юк, уятмыйм әле, – аның урыны

Гаршемдәге изге мөнбәрдә.


1972

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх