Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 63
Шигырьләр
Көләч йөзле булып
ОглавлениеЯмьсез җанга ямьсездер лә дөнья,
Тар күңелгә – ул бер тар кабер.
Миңа аяз көндә таң каршылап,
Бер сулау да җәннәт белән бер!
Шул җәннәттә, әҗәл җиткәнчегә,
Мин ашыгам яшәп калырга! –
Мәдәт бирсен фанилыктан өстен,
Авырлыкны җиңгән сабырга.
Кайсы бозыла, кайсы дөнья куя…
Сирәкләнә инде дуслар да.
Хөрмәтлиләр яшьләр,
аларның да
Күпчелеге әхлак кушканга.
Мин хөрмәтлим хөрмәт итәрлекне,
Олымы ул, әллә кечеме, –
Бик күңелсез булыр иде дөнья,
Яратмасаң әгәр кешене.
Шулай да бар каһәр сукканнары, –
Явызлыктан белми нишләргә,
Төкерек чәчеп йөри, усал эттәй,
Кем юлыкса шуны тешләргә…
Хикмәтеннән кайчак замананың
Хәйран калып, акыл туктала:
Егерменче гасыр кешесе син –
Тешләтмә дә аңа, сукма да!
Ни әйтсәң дә, яшәү шундый әйбәт!
Җир җир инде, җәннәт дисәң дә:
Туфраклары җиңел булсын гүрдә,
Түзем-сабыр бирсен исәнгә…
Күргән төсле җирдә исән чакта
Киләчәкне – йөз ел алдагын,
Мин үлгәч тә күреп ятармын күк
Җир өстендә ниләр барганын.
Ямьсезләргә ямьсез фани дөнья,
Тар күңелле мескен өчен – тар…
Көләч йөзле кояш булып, җирдә
Яшәүдән дә матур нәрсә бар?!
1972