Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 57
Шигырьләр
Асау атым
ОглавлениеТуры килде атның иң асавы, –
Тәвәккәлләп мендем ияргә,
Шуннан бирле форсат табалмады
Аякларым җиргә тияргә.
Ярышларда сынды өзәңгеләр,
Тезгеннәрем шартлап өзелде.
Чапкан шәпкә кинәт ялтарды ат, –
Егып китмәк булды үземне.
Заман аты – юртак, әйдәүләрең
Кирәк түгел бер дә ул атка!
Мин үземне үзем камчыладым,
Тиң булыйм дип шушы поракка17.
Юк, ул атны явыз ният белән
Бирмәделәр, белеп бирделәр, –
Исән килеш егылмас, ул – батыр,
Бабалары кебек, диделәр.
Шул асауның чыгымчылавына,
Дулавына тәмам өйрәндем…
Килә әнә моңы ил җырлаган
Борынгы һәм яңа көйләрнең.
Борынгыдан – гыйбрәт, яңадан – дәрт
Алып чаба минем аргамак.
Чап әйдә, чап! Үтсә үтсен гомер,
Тик яшендәй калсын ялтырап!
1971
17
Порак – канатлы ат.