Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 58

Шигырьләр
Күкчәтау

Оглавление

Анау тауның башыннан күч18 киләде.

Күч артыннан бер тайлак19 буш киләде,

Төшкәндә син исемә, хәйран идем,

Мөлдерәп ике күздән яшь киләде…


Казах халык җыры

Күкчәтау, күгең дә күк, күлең дә күк,

Күк далаң буйлап йөрдем яшьлектә күп.

Кояшым карарга да өлгермәде, –

Аерылдым, балачагым, синнән иртүк.


Мәктәбем – яшел йортым, карасана,

Мөлдерәп тора миңа – баласына.

Искедән бер хатирә инде мин дип,

Сыенган биек йортлар арасына.


Җыелып килгән идек ишегеңә,

Кемнәр генә тибрәлмәде бишегеңдә!

Язмышлар, әйтәсе юк, булды хәйран…

Чыдаса чыдар безнең ише генә.


Күкчәтау, башларыңнан күч киләме?

Күч артыннан бер тайлак буш киләме?

Тайлагың булып эзләп кайткан саен,

Мөлдерәп ике күздән яшь киләде…


Күгеңнең һаман кояш таңнарында,

Күлеңнең һаман җиләс ярларында,

Күңелнең һаман иләс-миләс чагы, –

Уяна узганнарым алларымда.


Хисләрнең унсигездәй уйнаганы,

Хыялның канат кагып туймаганы!

Кызлар!

Алар инде бездән башкаларга…

Нәфесне тыеп булмый, уңмаганны!..


Күкчәтау, күгең дә күк, күлең дә күк,

Җанга газиз хатирәләр күңелдә күп…

Кайткан саен каршы ала унсигезем,

Яшьлегем шул күлеңә күмелгән күк.


1971

18

Күч – җәйләүгә күчеп баручы кәрван.

19

Тайлак – дөя баласы.

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх