Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 53
Шигырьләр
Кобзарь янында
ОглавлениеТукай кебек, син «күлмәксез» тудың, –
Күралмадың дөнья рәхәтен,
Колдан рәссам булдың, шагыйрь булдың,
Җырлап үлдең халкың хәсрәтен…
Син атылган йолдыз булып төштең
Моңсу казах далаларына…
Кара язмыш – кара таштан үстең
Һәйкәл булып!
Олы җаныңа
Мин сокланам! Карыйм уйчан сынга,
Килгән саен көн дә «Каштан»га14,
Күпме уйлар, күпме серләр, моңнар
Алып була икән таштан да!
Ни уйлыйсың? «Украинам!» – димсең?
Син куеныңда азат җиреңнең,
Иң беренче син богавын чиштең,
Тозакларын аның җимердең.
– Халкым! – дидең, Тукай кебек син дә,
Шагыйрь итте сезне халкыгыз.
Үлем белми халык!
Шуңа җирдә
Мәңгелеккә сез дә калдыгыз.
1971
14
«Каштан» – Трусковецтагы шифаханә клубы. Тарас Шевченко һәйкәле шуның алдында урнаштырылган.