Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 56

Шигырьләр
Кайтар мине

Оглавление

Каркаралның16 күге – күчмә болыт,

Җире – биек таулар:

Әкияттәге кебек урманнары

Мәңге-мәңге шаулар!


Шунда, балачакта, бер иртәдә,

Көтү куган төштә,

Әллә нәрсә булды кинәт миңа, –

Бүгенгедәй истә:


Бөдрә болытларның арасыннан

Фәкать миңа гына

Балкып торды Кояш, алып мине

Алтын михрабына


Вәхый килгән чакта пәйгамбәр дә

Шулай булмагандыр:

Минем кебек бөтен җаны-тәне

Нурга тулмагандыр!..


Шул таңда, шул гаҗәп бер мизгелдә

Рухым ашты «мин»нән,

Мин матдәдән кинәт мәгънә булып

Күтәрелдем җирдән.


Бар табигать миңа баш игәндәй,

Буйсынгандай булды:

Фанилыктан өстенлеген тоеп,

Җаным оеп торды.


Кытыклады күкрәгемне шатлык,

Сулкылдады күңелем:

Беренче кат шунда шигъриятнең

Күк капусын күрдем.


Кайтар мине, хәтерем, үткәннәргә,

Кыя тауларыма,

Сабый җанга хикмәт нуры салган

Гаҗәп таңнарыма.


Элеккедәй пакьләп вөҗүдемне,

Кояш, нурыңны чәч!

Күтәр мине алтын михрабыңа,

Илһам, күгеңне ач!


1971

16

Каркарал – Казахстандагы шәһәр.

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх