Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 55

Шигырьләр
Кыз бала

Оглавление

Каш астыннан күзен сирпеп,

Карый бигрәк серле итеп, –

Җанда дәртләр кузгала…

Яратса – яр итә белә,

Вәгъдә бирсә – көтә белә

Безнең чибәр кыз бала.

Кыз бала!

Хәтерләрен калдырырлык

Сүз әйтмәгез сез аңа.


«Ярар микән?» дия-дия,

Мини юбкалар да кия,

Калышмаска үзара:

Заманча атларга кирәк,

Әдәп тә сакларга кирәк,

Нишләсен соң кыз бала!..

Кыз бала!

Шушы тыйнак кыз баланы

Җаным-тәнем кызгана.


Казахы да, кыргызы да,

Үзбәге дә бик кызыга –

Татарлардан кыз ала:

Бигрәк матур татар кызы,

Гашыйк итә барчабызны…

Күз тидермик без аңа!

Кыз бала!

Ике бите – пешкән алма,

Кояш кебек кызара.


1971

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх