Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 54

Шигырьләр
Мэрцишор

Оглавление

Тартыша торгач, яз инде

Җиңеп чыккан кышны, –

Молдаван кызлары мине

Бер почмакка кысты.


Мэрцишорны – яз билгесен15

Миңа тага берсе,

Аңкытып рәхәт яз исен,

Шомырттай күзлесе…


«Сезнең шигырьләргә дә мул

Уңыш бирсен, ди, яз!»

Изге теләк була кабул,

Нури, син яз да яз!


Тага торгач яз бөтиен,

Мавыгып эше белән,

Үрелде дә миңа… җебен

Өзде теше белән.


Үбә дип торам… – Җеп түгел,

Үзәгемне өздең!

Әй сылу, талпынды күңел, –

Син яз идең үзең!..


1971

15

Ефәк җепнең ике очына да нәни йолдызлар беркетелгән бу билгене молдаваннар бер-берсенең күкрәкләренә тагалар, йортка, бакчаларга, терлекләргә эләләр, шулай яздан уңыш телиләр икән.

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх