Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 61
Шигырьләр
Нәсыйхәт
ОглавлениеБәйләнчекләр тагын «Дидактика!» дияр.
Дисә дияр, бәлки, бер файдасы тияр.
Ачулансаң ачулан, тик явызланма,
Хөрмәт күрсәт, яраклашма, сагызланма.
Бул булалсаң эре, ләкин эреләнмә,
Сүзең якла, җаһилләрчә киреләнмә.
Гайрәт белән усаллыкны бутый күрмә.
Горурлансаң горурлан, мактанып йөрмә.
Түбәнчелекле бул, ләкин түбәнләнмә.
Ирешсәң данга, бер дә әллә кемләнмә.
Каныкма көнләшеп, иҗат сөеп көнләш.
Мәйдан тотар булсаң, аяк чалмый көрәш.
Тыйнак булу әле йомшак булу түгел,
Һөҗү-калҗыңлы булсаң бул, чамаңны бел.
Тагын кирәк булыр кое – төкермә син.
Көчек булсаң була бир – айга өрмә син.
1971