Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 51
Шигырьләр
Мин бик риза
ОглавлениеБаштук, ахры, күзгә чалындым мин:
«Яшь, – диделәр, – яңа!» – диделәр.
Ә картайгач: «Бу яшәгән саен
Гел яшәрә бара!» – диделәр.
Таныдылар чынлап илле яшьтә,
Зурладылар фәкать алтмышта.
Берәүләргә ул да насыйп түгел,
Мин бик риза мондый язмышка.
Бирә, диләр, анар агачы да
Картайганда җимеш татлысын.
Яшькә карыймыни шагыйрь җаны –
Яна икән, әйдә яктырсын!
Фирдәүсиләр, Гомәр Хәйямнар да,
Мирас итеп гаҗәп моңнарын,
Хикмәт кунып, акыл утырганда
Язган, диләр, гүзәл җырларын.
Пәйгамбәрләр хәтта шулай икән,
Мин фәкыйрьгә ни хәл итәргә?
Бит җырчыга шагыйрь булыр өчен
Сират күпере кирәк үтәргә!
1970