Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 64

Шигырьләр
Болытлар да җилләр

Оглавление

Баеп барган кояшына борган

Ак болытлар алтын яңагын.

Мин аларның гаҗәп кәрванына

Сокланып һәм сыкрап карадым.


Тетелгән йон төсле шул болытлар

Күләгәләр ташлый тауларга.

Иләс-миләс җилгә юлдаш булып

Ашыгалар әллә кайларга…


Бөтен тирә-ягым хәрәкәттә,

Җаным тетрәп китә куркудан:

Әллә җилләр инде мине куа,

Әллә инде үзем җил куам?..


Гомер уза, болыт куган җилдәй,

Риза түгел күңел – талпына:

Күпме яшәп җирдә, бер җылы сүз

Әйтә алдың микән халкыңа?!


Телең ачкан, күзең ачкан илең,

Юаткан ул сине – баласын;

Син үзеңнең күз яшьләрең белән

Юалдыңмы аның ярасын?!


Болытлар бит алар ваемсызлар –

Биек күктә йөзгән чакларда

Дүрт ягы да кыйбла, барыр юлы –

Җилләр куган ерак якларга…


Болытларга охшамаган шул без,

Безнең кыйбла фәкать бер генә!

Җил җаена карап, газиз халкым,

Юлларыңны борма төрлегә.


Язмыш сине һаман элеккечә

Җил-давылга каршы йөрергә

Җитәкләсен диеп олы юлдан,

Теләк телим туган телемдә.


Баеп барган кояшка бер ачып,

Бер яңадан каплап тауларны,

Кая ага икән болай гамьсез,

Болытларның моңсу кәрваны?..


1972

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх