Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 49
Шигырьләр
«Ике Болгар булган…»
ОглавлениеИке Болгар булган:
берсе – Чулман,
Берсе Балкан җирен биләгән,
Берсе илсез калган,
берсе – телсез,
Берсенә дә бәхет тимәгән.
Бүленгәнне – бүре, аерылганны
Аю ашар, дигән бабайлар.
Бабайларга нәрсә, әйткән – киткән…
Безгә калган тик… һай-вайлар.
1970