Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 50
Шигырьләр
Гади бер фәлсәфә
ОглавлениеҺ. Салихов
Никадәрле олы булып кыланса да,
Гомер буе сабыйлыкта яши инсан!
Мин яшьләргә карыйм – сәер нарасыйлар –
Алар да картая инде, миңа ни сан!..
Килеп җитәр беркөн котылгысыз сәгать,
Шаккатырмак булыр үлем дигән сантый;
Исем китмәс, ләкин алдан белеп торам,
Холкым белән гафилләрдән түгел андый.
Нигә кеше елап туа икән җиргә?
Алдан белеп тугангамы ни көткәнен:
Әлмисактан бирле ата-бабалары
Ирек теләп, хаклык эзләп интеккәнен?
Җанварлардан акыл белән генә өстен,
Бер карасаң, кеше дигән гаҗәп мәхлук.
Белмәгәннәр генә шушы хакыйкатьне
Үзеннән бик риза, үз-үзенә мәхбүб13.
Белә торып мәңгелек юклыгын җирдә,
Рух төшерми кешелекле горур инсан.
Аз гомердә күп тәрәккый тели күңеле,
Шуңа җаны йолдызларга омтылучан.
1970
12
Миһман – кунак.
13
Мәхбүб – сөелгән, яратылган ир.