Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 52
Шигырьләр
Язгы тамчылар
ОглавлениеКыш патшаны җиңеп килгән атлылар
Атларына бәллүр япма яптылар.
Түбәләргә эленделәр камчылар,
Камчылардан тамып тора тамчылар:
Тып-тып, там-там-там…
Юеш карны казый маллар, җим эзләп, –
Җир теләге – колыннарын имезмәк, –
Күтәрелә сөттәй ап-ак томаннар.
Ә тамчылар тамарга бик комарлар:
Тып-тып, там-там-там…
Көзгеләрен суга салып, сылулар
Кияүләре кем буласын юрыйлар.
Көзгеләрдә умырзая чагыла…
Күз яшедәй тама тамчылар гына:
Тып-тып, там-там-там…
Атлы яулар ни гомерләр көрәште, –
Күтәрделәр байрак итеп кояшны,
Хуш исле җир җылынганнан-җылына, –
Искитәрлек тамчыларың җырына:
Тып-тып, там-там-там…
1971