Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранные произведения - Нури Арсланов - Страница 75

Шигырьләр
Нигә тургай да…

Оглавление

Тургай картаямы икән?

Ибраһим Гази

Саф җанлы кеше дөньяны

Шигырьдә күрә икән…

Ә фани дөнья борчылмый,

Ул кызганып-нитеп тормый:

Анда тургай да картая,

Шагыйрь дә үлә икән…


Соңгы тапкыр очрашканда

Ап-ак күлмәктән идең.

Кул бирдең гадәттәгечә.

Әйткәндәй ничәмә-ничә:

«Шагыйрь кеше шулай инде,

Ул гел елмая!» – дидең.


Күп яши торган кешеләр

Елмая, көлә, имеш.

Аңа вакытың калмагандыр,

Ыгы-зыгың алдагандыр…

Иҗат гомерең барын бар да, –

Хәят бер генә, имеш…


Чәчәкләр китердем менә…

Ә дустым күрә микән?..

«Шагыйрь, ник елмаймыйсың?» – дип,

Мөлаем көлә микән?..

Нигә тургай да картая,

Шагыйрь дә үлә икән?!


1972

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения

Подняться наверх